Зәй районы башлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы бүлекчәләре тикшерелде

2020 елның 29 июле, чәршәмбе
29 июльдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агросила" АҖ, ветеринария берләшмәләре һәм район агрофирмалары белгечләре катнашында район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Сәфәрдә катнашучылар "Нива" ҖЧҖ, "Зәй", "Таң" производство комплексларында булдылар, урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Район кырларында бүгенге көндә 51 ашлык җыю комбайны эшли. Барлыгы 6096 га мәйданда бөртеклеләр җыелган, 37038 тонна суктырылган, уңдырышлылык 60,8 ц/га тәшкил итә. Шушы көннәрдә сөт җитештерү буенча пландагы күрсәткечләргә ирешү бурычы куелган, бу исә бер сыердан тәүлегенә 20 кг сөт җитештерү, 750-800 грамм тәүлеклеклек үсешкә ирешүне үз эченә ала. Якын арада сенаж салуны яхшы сыйфат белән тәмамлау һәм салам әзерләү эшен максималь дәрәҗәдә көчәйтү бурычы тора. Бүген шулай ук "Агрокөч-Сервис" АҖнең 5 нче ремонт цехы базасында чөгендер җыю комбайннары һәм төягечләр кабул ителде. Барлык комбайннарга да тәүлек буе шикәр чөгендерен җыеп алуны оештыру өчен икешәр механизатор беркетелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International