Районда "Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру ныклы контрольдә

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, җаваплы белгечләр белән берлектә, «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында, йорт яны ишегалларын карап чыкты. 2020 елда программага 45 ишегалды кергән, шуларның 34ендә эшләр башланган инде. Программа кысаларында ишегалларын асфальтлау, гамәлдәге тротуарларны, эскәмияләрне һәм чүплекләрне яңарту, шулай ук урам яктылыгын ремонтлау, балалар өчен уен мәйданчыкларын урнаштыру планлаштырыла. Сәфәрнең төп максаты - башкарыла торган эшләрнең сыйфатын тикшерү. Бүгенге көндә барлык эшләр дә төгәл график буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International