24 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика медицина учреждениеләре җитәкчеләренә яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара республика ЮХИДИ идарәсе бинасы каршындагы мәйданда узды. Татарстан табиблары республика бюджеты хисабына сатып алынган, 54 "кичектергесез" ярдәм машинасы ачкычларына ия булдылар. Барлык машиналар да үзебезнең илдә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, алар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларны күчереп йөртү һәм аларның хәлен билгеләү, шулай ук интенсив терапия үткәрү өчен көйләнгән. Татарстан Президенты ассызыклаганча, соңгы 4 ай республика сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынау булды. Шул уңайдан, барлык медучреждениеләр җитәкчеләре һәм коллективларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әмма бүген дә Covid-19га каршы көрәшү һәм планлы хезмәт күрсәтүне дәвам итү бик мөһим. Бу, әлбәттә, бик җитди эш», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. «Зәй РҮХ» нең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең 4 автомобиленә, медицина җиһазлары комплекты булган «Ford» маркалы, «В» класслы тагын бер машина өстәлде.