Бүген районның капиталь ремонт һәм төзелеш баручы социаль объектлары тикшерелде

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Бүген районның капиталь ремонт һәм төзелеш баручы социаль объектлары тикшерелде. Эшлекле сәфәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, әлеге юнәлешкә күзәтчелек итүче белгечләр һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Комиссия районның 9 объектында булып, ремонт эшләренең барышы белән танышты. Төзелеш мәйданчыкларының һәркайсында эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасына, аларны башкару сыйфатына һәм срокларына, дезинфекция чараларына, шулай ук коронавирус таралуны профилактикалау буенча киңәшләрнең үтәлешенә зур игътибар бирелде. Объектларны карау барышында кисәтүләр ачыкланмады, барлык эшләр дә график нигезендә алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International