Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе
Бүген Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре, Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Көн тәртибе буенча 4 мәсьәлә каралды. Зәй муниципаль районында муниципаль берәмлек территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмаларда, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына даими мониторинг үткәрелә. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе эше ЮХИДИ бүлеге белән тыгыз элемтәдә оештырылган. "2020 елга Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру" муниципаль программасы тормышка ашырыла. 2020 елда ике комиссия үткәрелде һәм 15 мәсьәлә каралды. Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе И.Ф. Хафизов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International