Бүген Зәй муниципаль районында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефедов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, «Агрокөч» акционерлык җәмгыяте генераль директорының үсемлекчелек бүлеге башлыгы урынбасары Булат Зөфәр улы Шакиров катнашында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Зәйдә Авыл хуҗалыгына һәм хезмәт кешесенә зур игътибар бирелә. Ел саен авыл халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә безнең район югары уңыш ала һәм республикада алдынгы урыннарда тора. Быел да Зәй районы язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып кереште, аны оптималь срокларда сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Агымдагы чәчү кампаниясендә район кырларында барлыгы 45 мең гектарда сабан культуралары чәчелгән. Һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдында куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәткәрләре үз бурычларын намус белән үтәделәр. Районда һәр елны, традиция буенча, чәчүлекләрнең торышын карап, иң яхшы бүлекчәләрне, тырыш хезмәт куйган механизаторлар, чәчү батырларын билгелиләр. Бүгенге чарада районның аграр өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Зәй» агрофирмасы тракторчы - машинисты Сыйбгатуллин Рамил Исмәгыйль улы бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өлкәсендә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүе өчен, "Зәй шикәре"агрофирмасы ҖЧҖ тракторист - машинисты Рәхимов Сабирҗан Газимҗан улына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. «Зәй» агрофирмасы ҖЧҖнең иң яхшы тракторчысы - машинисты Мәүләветдинов Илшат Зиатдин улына ( МТЗ - 1221 тракторында 970 гектарда бөртекле культуралар чәчкән, 1224 гектарда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландырган, 79 гектарда туңга сөрелгән җирләрне тырмалаган өчен) язгы чәчү чоры эш нәтиҗәләре буенча "2020 елгы язгы чәчү батыры " дигән мактаулы исем бирелде. Чәчү батырына «Лада-грант» җиңел автомобиле тапшырылды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Зәй районы авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата сертификаты белән - 9 хезмәткәр, муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата сертификаты белән - 8 хезмәткәр, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата сертификаты белән - 8 хезмәткәр, район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм акчалата сертификаты белән- 13 хезмәткәр, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамотасы белән - 8 хезмәткәр бүләкләнделәр. Бу тантанага гыйнвар аенда Зәй шәһәрендә узган Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясаган һәм февраль аенда Биектауда герой - шагыйрь М. Җәлил истәлегенә багышланган «Ватаным Татарстан» газетасы призына үткәрелгән көрәш буенча республика ачык турнирында өченче урын алган, Зәй районы җыелма командасы әгъзалары да чакырылган иде. Спорт өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов аларга район башлыгының Мактау грамоталарын һәм акчалата сертификатларын тапшырды. Зәйлеләр тәҗрибәле игенчеләре, механизаторлары, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән чын күңелдән горурланалар, алар елдан - ел мул уңыш үстерү өчен тагын да күбрәк көч куеп эшлиләр. Авыл хезмәтчәннәренә күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа хезмәт казанышлары телибез!