Эшсез гражданнарның чираттагы төркеме яңа һөнәр үзләштерә

2020 елның 17 июне, чәршәмбе
15 июнь көнне «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» исемле өстәмә белем бирү үзәге базасында «Маникюрша» һөнәре буенча төркем ачылды. Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсез гражданнар арасыннан 12 кеше укырга кереште. Дәресләрне югары квалификацияле маникюр остасы Екатерина Кисаева үткәрә, ул практик эштә зур тәҗрибәгә ия. Укыту дәвамында курсларны тыңлаучылар маникюр эшләре технологиясе, клиентларга консультация бирүнең заманча технологияләре белән таныша. Бу курс укучыларга кыска вакыт эчендә маникюрлык нечкәлекләрен белергә һәм осталарның сафларын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International