Ачык һавада күнегүләр үтте

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Стадионда " Наркотикларга - юк!» дип аталган исем астында, эшләүче яшьләре өчен җиңел атлетика буенча тренировка үтте. Аны җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, фитнес-тренер Сөнгатуллина Орнелла үткәрде. Шәһәребезнең эшләүче яшьләре, үз үрнәгендә, ял көннәрен ничек актив үткәрүләрен күрсәттеләр. Менә инде 3 ел дәвамында алар Тимерман марафоннарында катнашып киләләр һәм 3км, 10км, 21,1 км, 42,2 км дистанцияләрдә узышалар. "Без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз! Йөгерү- аның бер өлеше булып тора. Бу-спорт белән шөгыльләнүнең иң кулай һәм файдалы төре", - дип шәрехли «Аккорайд Уилз Русиа» ҖЧҖнең яшьләр лидеры Наталья Федина. Марафончы Дмитрий Артемьев нигез салган «Мотивация» йөгереш хәрәкәте җиңел атлетика буенча профессионалларны үз эченә ала, аңа Аккорайд, ГРЭС, Техно, Татэк, шикәр заводы, яшьләр эшләре идарәсе,спорт бүлеге хезмәткәрләре керә. Күнегүләр «Без спортны сайлыйбыз, ул безнең тормыш!» - девизы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International