Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнилевич Хафизов белән берлектә шәһәрнең 7 объектында булып, ремонт эшләренең барышы белән таныштылар. Анда шулай ук хакимиятнең җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты. Төзелеш мәйданчыкларының һәркайсында эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы үтәлешенә, эшнең сыйфатына һәм башкару срокларына, дезинфекцияләү чараларына, шулай ук коронавирус инфекциясе йоктырмас өчен профилактик чараларны үтәү кирәклегенә игътибар ителде. Район объектларында төзү һәм ремонт эшләре планлы төстә алып барыла.