Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров районнардан азык әзерләүне оештыруга мөмкин кадәр җитди һәм җаваплы карауларын сорады
2020 елның 29 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды. Чара барышында министр урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итүенчә, агымдагы елның 4 аенда 459 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата үсеш - 7%, 138 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 104% тәшкил итә. 2020 елга бер сыердан 6500 кг сөт савып алу планы билгеләнгән. Бу күрсәткечкә ирешү өчен хайваннарның азыкка ихтыяҗ күрсәткечләре билгеләнергә тиеш. Яңа тукландыру стандартлары буенча терлекләрнең азыкка булган ихтыяҗын исәпкә алу һәм азыкның туклыклылыгын бәяләү коры азыктагы алмашыну энергиясендә башкарылачак. Азыкта алмашыну энергиясе күбрәк булган саен, сыерларның продуктивлыгы да югарырак була. 1 литр сөт җитештерү өчен уртача 700 г коры матдә кирәк. Коры матдәдә энергия микъдары түбәнрәк булган саен, продукция җитештерүгә чыгымнар да күбрәк тотыла. «Азык базасын планлаштырганда без терлек рационында азык нисбәтенең фәнни-нигезләнгән структурасын сакларга тиеш. Терлек азыгының мондый нисбәте терлекләрнең югары продуктивлыгын һәм сәламәтлеге яхшы булуын тәэмин итә", - дип аңлатты Ленар Гарипов. Сыерларның уртача еллык сөт продуктивлыгын 6500-7000 литр дәрәҗәсендә планлаштыру һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрнең баш санын җитәрлек күләмдә тәэмин итү өчен республика буенча 4,1 млн.тонна сенаж, 3,7 млн. тонна силос, 0,7 млн. тонна печән әзерләргә кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекләрнең сәламәтлеге өчен азыкның дөрес әзерләнергә тиешлегенә игътибар юнәлтте. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, терлекләрнең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы баланслы туклануга да бәйле. Ветеринария табиблары йогышлы авыруларны профилактикалау белән шөгыльләнергә тиеш. Калган авыруларны яхшы ашату һәм карау белән җиңәргә була. Үз чыгышында Алмаз Хисаметдинов «Восток» ҖЧҖенең азык үзәгенә игътибар итәргә кушты: «Бүген республикада азык үзәкләреннән файдалану буенча уңай тәҗрибә бар. Кукмара районының «Восток» ҖЧҖендә азык үзәген эшләтеп җибәргәннән соң ветеринария препаратларына чыгымнар 60%ка кимегән. Бу уңай тәҗрибәдән барлык җитәкчеләргә дә файдаланырга кирәк", - дип өстәде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы. Чара азагында Марат Җәббаров районнардан терлек азыгы әзерләүне оештыруга, шулай ук терлек азыгы җыю техникасын, силос траншеяларын әзерләүгә, яшел массаны вакытында салуга, терлек азыгының туклыклылыгын билгеләүгә һәм терлекләрнең аңа ихтыяҗын тәэмин итүгә мөмкин кадәр җитди һәм җаваплы карауларын сорады. “Сыйфатлы азык сезгә акчагызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм сөт, ит җитештерүнең табышлылыгын арттырачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз