«Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында «Смак» үз хезмәткәрен Ирина Токмашеваны һөнәри укыту буенча чараларны тормышка ашыру өчен региональ һәм федераль бюджеттан субсидия алды. 20 май көнне "Смак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәре «пешекче-кулинар» исемле шәхси уку курсына кереште. Белем бирү хезмәтен Эверест уку үзәге күрсәтә. Уку чорында шеф-пешекче Марат Харисов җитәкчелегендә югары кухня серләре һәм актуаль трендлары ачылачак. Эшләнгән индивидуаль курс үз эченә әзерәк теория, күбрәк практика кертә, бу кыска вакыт эчендә ингредиентлар белән виртуоз идарә итәргә, кулинария шедеврлары ясауны өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучы аш-су турындагы төп белемнәрен баетачак, татар, америка, француз, мексика, италия, грузин, япон, паназиат, вегетариан кухняларының иң популяр ризыкларын хәзерләүнең яңа рецептларын һәм алымнарын беләчәк. Кондитер әйберләре трендларына аерым игътибар биреләчәк. Укулар июнь уртасына кадәр дәвам итәчәк.