Бүген ТР Спорт министры урынбасары А.М. Мингулов эш визиты белән Зәй муниципаль районында булды, анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында «Зәй»спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясау буенча киңәшмә үткәрде. Подрядчы тарафыннан эчке һәм тышкы дизайн буенча тәкъдим ителгән проект каралды. Киңәшмәдә катнашучылар ремонт эшләрен башкарганда хезмәтне саклауга аеруча игътибар итәргә кирәклеген ассызыкладылар.