Бар нәрсә турында китап сөйләячәк!

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны табигать дөньясына җәлеп итү - өзлексез экологик белем бирү системасында беренче башлангыч баскыч. Ул балаларда тере  кызыксынучанлык уята, уенга, хезмәт, сәнгать эшчәнлегенә омтылыш уята. “А” әзерлек төркемендә "Кошлар" тематик атнасы узды, аның кысаларында «Бар нәрсә турында китап сөйләячәк!» исемендәге экологик проект тормышка ашырылды. Әлеге китап балалар тарафыннан кошлар турында гомумиләштерелгән күзаллаулар формалаштыру, аларның тормышына карата кызыксынуны арттыру,  тормыш күренешләренең үзенчәлекләре, яшәү тирәлегенә җайлашуның тәртипләре һәм ысуллары турында белемнәрне киңәйтү, шулай ук балаларга экологик тәрбия бирү һәм танып-белү сәләтен үстерү өчен эшләнгән. Тематик атна балаларга каурыйлы дуслар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белергә һәм аларның танып-белү сәлатен тагын да үстерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International