2 июньдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (66 кабинет, 3 кат) гражданнарны алимент мәсьәләләре буенча кабул итү булачак. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, администрация һәм социаль яклау вәкилләре кергән эш төркеме белгечләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча эш сәгатьләрендә башкарыла.