Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең утырышы булды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Зәй муниципаль районында район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Зәй филиалы башлыгы В. В. Иванов, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: Зәй муниципаль районында 2020 елның 4 аенда юллардагы хәлләр, Зәй шәһәрендә һәм Зәй муниципаль районында язгы һәм җәйге чорда эшләрнең барышы, мәгариф оешмаларында юл хәрәкәте иминлеге буенча башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар, җәйге каникуллар чорында балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик эш, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау һәм башкалар. Юл хәрәкәте иминлеге буенча уңай нәтиҗәләргә районның барлык структураларының бердәм эшләве нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан башлап тәрбияләргә, мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар белән профилактик эш алып барырга кирәк. Бала өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен формалаштыруның аерылгысыз өлеше булып ата-аналар тора. Шулай ук юл оешмалары җитәкчеләре өчен иң беренче бурычларның берсе-автомобиль юлларының торышын даими контрольдә тоту. Сыйфатлы юллар-куркынычсыз хәрәкәт итү нигезе. Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе. И. Ф. Хафизов нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International