26 май- Россиядә эшкуарлык көне

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

2020 елның 26 маенда Россиядә эшкуарлык көне билгеләп үтелә. Зәй муниципаль районында 1024 шәхси эшмәкәр һәм 336 кече һәм урта предприятие теркәлгән. Бу уңайдан район җитәкчелеге эшмәкәрләргә ихлас күңелдән иминлек теләде һәм котлау открыткалары җибәрде. Шулай ук бу көнне районның бизнес субъектлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашында үткән " Бизнес-оттепель: яңа шартларда бизнес алып бару? онлайн-форумунда катнаштылар. Форум Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге тарафыннан, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы»проекты белән берлектә оештырылды.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов эшкуарларны онлайн-режимда һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Форум үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу һәм эшкуарлар арасында үзара тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән иде. Биредә Татарстанның иң танылган компанияләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International