Зәй районы сайлаучылары алдан тавыш бирүдә катнаша

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

25 майдан 31 майга кадәр «Бердәм Россия» партиясе, алда торган сайлауларда партиядән алга таба кандидатлар сайлау буенча, электрон алдан тавыш бирү үткәрә. Зәй районы сайлаучылары 2 праймеризда катнаша: 28 нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча РФ ФҖ Дәүләт Думасына өстәмә сайлау һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча. «Бердәм Россия» уставы нигезендә, праймериз - мәҗбүри процедура. 28 нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча РФ ФҖ Дәүләт Думасына өстәмә сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашу өчен безнең районнан 1000нән артык сайлаучы теркәлгән. «Бердәм Россия» партиясеннән алга таба тәкъдим итү һәм алдан тавыш бирүдә катнашу өчен, Зәй муниципаль районы вәкиллекле органнарына 270 кандидат документларын тапшырды. Тавыш бирү буенча рейтинг үтә. Сайлаучылар үз тавышларын бер кандидат өчен дә, электрон бюллетеньгә кертелгән берничә кандидат өчен дә бирергә хокуклы. 2020 елның көзендә түбәндәге сайлау компанияләрен уздыру планлаштырыла: Татарстан Республикасы Президентын сайлау; муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау; 28 нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутатны өстәмә сайлау (әлеге округка 10 район керә, шул исәптән Зәй муниципаль районыда).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International