Сак булыгыз!

2020 елның 26 мае, сишәмбе
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»: 2020 елның 27 маенда төнлә һәм көндез көчле җил, яшен, урыны белән исүче җилнең тизлеге секундына 16 -21 метрга кадәр көчәюе көтелә. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда булсагыз, җир асты юлы яки йорт подъездларына кереп торырга киңәш итәбез. Йорт корылмалары янында көчле җилдән качып торырга ярамый, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. (Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналары янына да кагыла). 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. 4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый , чөнки җил белән өзелгән агачлар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч. 6. Йортларның югары катлары тәрәзәләреннән төшеп ватылган пыяла, шулай ук түбә материаллары да зур куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагында арта. 7. Йортлардагы барлык тәрәзәләрне ябарга, балконнардагы урам яккка очып төшәрдәй предметларны алырга. 8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Яшен вакытында сез велосипедта яки мотоциклда булсагыз, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта торырга тырышыгыз. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк. Әгәр яшен вакытында сез ачык урында калсагыз, мөмкин хәтле җиргә якынырак урнашырга кирәк. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуска кадәр таралырга мөмкин.Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International