"Су яшәү чыганагы"

2020 елның 26 мае, сишәмбе

26 май көнне "Алтынчәч" балалар бакчасында, табигатьне саклау темасына "Су яшәү чыганагы" дип аталган акция үтте. Акциянең максаты: су турында балаларның белемнәрен киңәйтү иде. Акциядә бакчаның барлык төркем балалары да катнашты һәм  аларның яшенә карап тәҗрибә үткәрелде.  Балалар шулай ук төрле методикалар кулланып рәсем ясадылар һәм кисеп ябыштырдылар. Барлык төркемнәрдә дә педагоглар су һәм аның тормышыбыздагы әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрделәр. Көн дәвамында балалар тәрбиячеләр белән бергә суның ничек тотылуын өйрәнделәр. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә балалар суга сакчыл карарга һәм аны сак кулланырга кирәклеген аңладылар. Су - табигать могҗизасы ул, һәм безгә сусыз яшәргә мөмкин түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International