Татарстан АССРны төзү турында декрет басылу көненә багышланган онлайн программа

2020 елның 26 мае, сишәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! 27 майда Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан АССР төзелү турында Декретны бастырып чыгару көненә багышланган онлайн программа тәкъдим итәчәк: - Туры эфирда бәйрәм онлайн концерты; - «Тарих битләре» ретро фотографияләр видео презентациясе; - «Зәй: район үзәгенең үткәне һәм бүгенгесе» күргәзмәсе; - Документаль фильм демонстрациясе «История ТАССР»; - Шигъри флешмоб (Татарстанга багышланган шигырьләр уку); - «ТАССР тарихында 100 исем» онлайн проекты. Бәйрәм программасы Instagram аккаунтларында күрсәтеләчәк: @kultura_zainsk, @zainsk_museum, @dkenergetik_zai, @zainskdmschool, @bibliotekazainsk, @zainskrdk шулай ук vk.com/kosmoszai
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International