Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов рәислегендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре Ринат Әзһәр улы Абдуллин һәм Айназ Алмаз улы Ярмиев катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: Җәмәгать пространстволарын үстерү һәм «безнең ишегалды» программасын 2020 елда гамәлгә ашыру һәм 2021 елга планнар; 2. Муниципаль район тарафыннан 2020 елда күпфатирлы йортлар һәм индивидуаль торак төзелеше буенча торак тапшыру планын үтәүнең барышы һәм 2021 елга планнар турында; 3. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча милли проектларга һәм чараларга кертелгән объектлар төзелеше; 4. Күп фатирлы йортларны, социаль-мәдәни билгеләнештәге һәм су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү буенча коммуналь инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау; 5. Торак-коммуналь хуҗалык тармагы оешмаларының икътисадый хәле. Коммуналь хезмәтләрне җыю һәм, халыкның бүгенге көндәге бурычы.