Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Галимнәр тәкъдим итә: алмагачны авырулардан һәм корткычлардан яклау
2020 елның 26 мае, сишәмбе
Һәр шәхси хуҗалыкта һәм бакча участогында диярлек хәзер алмачлар чәчәк эчендә утыралар. Алар көз көне безне мул уңыш белән сөендерсен өчен хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өчен алмагачны авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча киңәшләр әзерләделәр. Шулай итеп, башлыйбыз. Алмагачка зыян салучы төп корткыч - ул алма корты(плодожорка), ул урта полосада, гадәттә, бер генерациядә үрчи. Органик бакчада алма кортыннан һәм башка корткычлардан яклау өчен лепидоцид (күбәләк кортларына(гусеницаларга) каршы киң спектрдагы бактериаль препарат) һәм Фермовирин-ЯП – алма кортының вируслы гранулезы препараты кулланыла. Алма кортыннан яклауда шулай ук дезориентацияләү һәм ата кортларны вакуумлы җыю ысуллары кулланыла. Органик бакчада алма кортына каршы биопрепаратларны кыска гына вакыт эчендә дүрт-биш мәртәбә куллану максатка ярашлы. Пестицидлар куллануны туктатканнан соң органик бакчада Казарка (Rhynchites bacchus), букарка(Coenorrhinus pauxillus), яфрак коңгызы (Chrysomelidae) һәм аеруча бакча луперы (Luperusxanthopoda) күренә башлый. Алар май уртасыннан июль уртасына кадәр булалар. Аларның зарар китерүен чикләү өчен алма кортына каршы кулланыла торган биопрепаратлар белән бергә биологик Бацикол препараты (май-июнь айларында 1-2 мәртәбә эшкәртү) кулланыла. Алмагач кәүсәсендә җилемле боҗралар урнаштыру яшел алма бетеннән (Aphispomi) котылуга ярдәм итә, кырмыскалар агач кәүсәсенә эләгә алмау аркасында афидофаглар саны арта. Җилемле боҗралар белән агачлар энтомофаглар өчен үзенчәлекле табигый «инсектарийлар» булып хезмәт итә. Зур булмаган бакчалар өчен агач штамбларында тоткарлаучы пояслар куллану нәтиҗә бирә. Аергыч пояслар ысулын (сепарирующих поясов) куллану артык мәшәкатьле дә түгел һәм нәтиҗәсе дә зур була, ул поясларны һәр генерациядә алыштыру таләп ителми, ә алма кортлары күбәләкләре агачка үтеп керәлми. Алмагач чәчәкләрен ашаучы кортларның личинкалары чәчәк бөресенең эчке ягын ашыйлар, аннары бөреләр көрән төскә кереп, кибеп, коелалар. Аннан яклау өчен яз көне алмагачларга лепидоцид яки бацикол биологик препаратлары белән сиптерәләр. Парша – алмагач өчен иң куркыныч авыруы. Гөмбәчек яфракларны, җимешләрне һәм ботакларны зарарлый. Паршага каршы көрәшнең иң гади ысулы - зарарланган яфракларны җыю, компостлау яки юк итү, агач кәүсәсе тирәсен казып чыгу. Паршадан яклау өчен түбәндәге биологик препаратларны кулланалар: Алирин-Б, Гамаир, Гаупсин, Микосан-В, Трихофит, Фитолавин, Фитоспорин-М, Фитотонус яки Фитотрикс. Алма череге - алмаларны зарарлый. Алманың эче көпшәкләнә, соры-көрән төскә керә. Алма черегеннән яклау өчен черегән алмаларны көздән җыялар һәм юк итәләр. Яз көне түбәндәге препаратлар белән сиптерәләр: Алирин-Б, Гамаир, Гаупсин, Микосан-В, Планриз, Триходермин, Триховит, Фитолавин, Фитотонус яки Фитотрикс. Биотик стрессорларга чыдам сортларны үстерү зарарлы организмнар өчен туклану чыганагын киметүгә, аларның начар үрчүенә һәм әкренләп юкка чыгуына китерә. Корткычларның һәм авыруларның таралуын профилактикалау өчен зарарланган, корыган һәм кипшенгән алмаларны вакытында җыярга һәм юк итәргә кирәк. Шулай ук зарарлы бөҗәкләр белән туклана торган файдалы кошларны җәлеп итү өчен бакчада сыерчык оялары ясарга тәкъдим ителә. Искәртеп узабыз, 2020 елда Россия Федерациясе селекция казанышларының дәүләт реестрына ТатНИИСХ селекциясе җиләк-җимеш культураларының 21 сорты кертелгән, шул исәптән алмагачның 4 сорты, чиянеке – 8, сливаныкы – 8, кура җиләгенеке – 1.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз