2020 елның 26 маенда 11 сәгатьтән18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»: 2020 елның 26 маенда 11 сәгатьтән18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү: Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 маенда көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда булсагыз, җир асты юлы яки йорт подъездларына кереп торырга киңәш итәбез. Йорт корылмалары янында көчле җилдән качып торырга ярамый, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. (Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналары янына да кагыла). 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. 4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый , чөнки җил белән өзелгән агачлар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч. 6. Йортларның югары катлары тәрәзәләреннән төшеп ватылган пыяла, шулай ук түбә материаллары да зур куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагында арта. 7. Йортлардагы барлык тәрәзәләрне ябарга, балконнардагы урам яккка очып төшәрдәй предметларны алырга. 8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International