Кадер мәктәбендә аеруча мавыктыргыч, укучыларда уңай эмоциональ кичерешләр тудыра торган урын - чәчәклек. Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизиләр, кәефебезне күтәрәләр, эстетик зәвык формалаштыралар. Иртә яздан көзгә кадәр бу урында чәчәккә күмелеп утыручы бакча булдыру өчен, уку елы буена зур эш алып барырга кирәк. Яз көне чәчәклек өчен билгеләгән участок чистартыла, күпьеллык чәчәкләр тәртипкә китерелә.