"Энҗе" балалар бакчасында экологик тәрбия бирү, "Искиткеч янәшәдә" проектын тормышка ашыру дәвам итә. Балалар бакчасы территориясендә үләннәр чабылган, чәчәк түтәлләрендә һәм газоннарда петуния, бархатцалар, яран утыртылган. Яшелчә культуралары үстерүне күзәтү өчен бакчада кишер, укроп, суган, сарымсак, томат, чөгендер, бәрәңге, фасольда бар. Яшелчәләрне тәрбиячеләр балалар белән бергәләп карап үстерәләр, ә бу исә балаларда хезмәткә хөрмәт уята, аларның күзәтүчәнлек һәм фикерләү сәлатен үстерә. Әти-әниләр балаларның экологик белемнәрен үз бакчаларында эшләгәндә тагын да ныгыталар. Атна уртасында уздырыла торган чәршәмбе өмәләре мәйданчыкларның чиста булуына ярдәм итә.