Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы гражданнарны кабул итәчәк

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты-09.00 дән 12.00 гә кадәр. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8(85558) 70815, 8(843)2217785. Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6 нчы йорт, 35 нче бүлмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International