Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан, җәйге каникуллар алдыннан, 2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак. Халыктан шалтыратулар «кайнар линия» гә (885558) 7-28-88 телефоны буенча, көн саен 08.00 дән 17.00 гә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән һәм 12.00 дән 13.00 гә кадәр төшке аш вакытыннан тыш) кабул ителәчәк.