Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөтендөнья бал кортлары көне уңаеннан Татарстанда аларның һәлак булуын булдырмау буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләде
2020 елның 20 мае, чәршәмбе
Бүген, 20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады. Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2020 елда умарталарның һәлак булуын булдырмауга багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Марат Миңнебаев һәм Татарстан умартачылары катнашты. 2020 елда умарталарның һәлак булуын булдырмау эше кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Умартачылар реестры төзелде һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәге белән берлектә «Бал кортларының пестицидлар белән агулануын профилактикалау буенча инструкция» эшләнде һәм республиканың һәр муниципаль районына җиткерелде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылды, ул республика умартачылары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә бал кортларын саклап калу һәм пестицидларны агротехник кулланганда профессиональ мәнфәгатьләрне яклау өчен билгеләнгән. Оператив хәбәрләшү өчен һәр районда фермерларның һәм умартачыларның үзара хезмәттәшлеге буенча WhatsApp мессенджерында махсус төркемнәр эшли башлады, шулай ук составына районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор), Россия Авыл хуҗалыгы үзәге, Дәүләт ветеринария инспекциясе, авыл җирлеге вәкилләре, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре һәм районнар умартачылары керә торган эш төркемнәре төзелде. Төркемдә фермер эшкәртү буенча планлаштырылган эшләрнең урынын һәм вакытын күрсәтә, бу, ким дигәндә, 3 көн алдан эшләнергә тиеш. Ә умартачылар автомат рәвештә хәбәр алалар. Бу аларга пестицидлар белән агулану куркынычын киметү өчен вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, умарта ояларын имин урынга күчерү. Моннан тыш, Татарстанда умарталыкларны паспортлаштыру дәвам итә. Татарстанда бүгенге көндә 245 429 умарта оясы һәм 9 106 умарталык исәпләнә. Шуларның 3 964е, ә бу 44% диярлек, паспорт алды инде. Бердәм үрнәктәге паспортта уникаль номер, умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта ояларының саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары күрелүе турында мәгълүмат була. Паспортлаштыру ихтыярый тәриптә башкарыла. Кайбер районнарында, мәсәлән, Тукай, Зәй, Нурлат, Алабуга һ.б. районнарда паспортлаштыру 100% ка җитте. Башка районнарда моның белән кызыксыну бик түбән әле. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы паспортлаштыруның бердәм реестрны булдыру һәм бал кортларының һәлак булуын булдырмау максатында башкарылуын билгеләп үтә һәм паспортлар алу өчен гаризалар белән умартачыларга үз районнарында Дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз