Экологик акция «Җиргә чәчәк бүләк ит!»

2020 елның 20 мае, чәршәмбе
Менә ничәнче ел инде, “Кояшкай” балалар бакчасында “Җиргә чәчәк бүләк ит!” акциясе үткәрелә. Быелгы уку елында акциядә зурлар төркеме балалары катнашты. Алар тарафыннан түтәлләргә һәм чүлмәкләргә төрле декоратив чәчәкләр утыртылды. Зур теләк һәм кызыксыну белән балалар тәрбияче апаларына булыштылар. Бердәм эштән балалар канәгать калдылар. Утыртылган чәчәкләр матур булып үссен, бакчага ямь биреп торсын, балаларны шатландырсын иде!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International