«Теремкәй» балалар бакчасында «Экология-балалар күзлегеннән» дип аталган рәсем конкурсы оештырылды, анда 12 бала катнашты. Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балаларның игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларына җәлеп итү, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең экологик культура дәрәҗәсен күтәрү һәм балаларга экологик тәрбия бирү өлкәсендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру максатларында үткәрелде. Балалар табигатьне өйдә генә түгел, балалар бакчасында, тере почмакта, урамда, паркта, урманда кайгыртырга һәм сакларга тиеш. Конкурста катнашучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.