Татарстанның 1000нән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары җәмәгать фикер алышуы стадиясен узды

2020 елның 19 мае, сишәмбе
«Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында Зәй шәһәре, Октябрь урамы, 1 нче йорт, Төзүчеләр урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре бара. Программа 5 елга исәпләнгән, эшләр комплексында күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау каралган. Татарстан ишегалларының план-схемалары апрель һәм май айларында dvor tatar сайтында басылып чыккан иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән «Безнең ишегалды» программасының мөһим принцибы- бу йортта яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алу. Шуңа күрә махсус эпидемиологик хәл шартларында, төзекләндерү проектлары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы читтән торып оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International