Җир - безнең йортыбыз» темасына сыйныф сәгатьләре

2020 елның 19 мае, сишәмбе

3-6 сыйныфларда «Табигатькә сак караш» дигән бердәм тема астында экологик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Дәресләр әңгәмә формасында үтте. Бу форма тәрбияләнүчеләрнең танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга, балаларның сәләтләрен табигатьне саклауга юнәлдерергә мөмкинлек бирде. Дәрес барышында укучылар табигатьнең кайбер төп законнары белән таныштылар. Укытучы тарафыннан дәрес вакытында проблемалы ситуация куелды. Балаларга бик күп тормыш мисаллары һәм экологик хәлләр мисал итеп китерелде, алар бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итә алдылар. Дәрес ахырында балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләр буенча рәсемнәр ясадылар. 7-9 сыйныфукучылары «Урманда янгын" видеоролгын карадылар. Видеофильм һәм әңгәмә укучыларның  урманга һәм анда яшәүчеләргә битараф булмауларын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International