Акциядә "Миләшкәй" балалар бакчасының “Калинка”икенче кечкенәләр төркеме балалары катнашты. Кеше тормышында китап зур роль уйный. Кызганычка каршы, иске китаплар таушала, бу күңелсез күренешкә әйләнә. Әлеге акция китапка яңа тормыш бүләк итәргә, аның хезмәт итү вакытын озайтырга, кече яшьтәге балаларны китап укуга җәлеп итәргә, аларны китапка сакчыл карашлы булырга өйрәтү өстендә эш алып баруга юнәлдерелгән.