Борынгы Япон акыллысы болай ди: «Әгәр кеше бер елга алдан фаразлый икән-ул икмәк чәчә. Әгәр кеше унъеллыкка алдан фаразлый икән-ул агач утырта. Ә кеше бер гасыр алдан уйлый икән-ул балалар тәрбияли». Без барыбыз да балаларыбызның бездән яхшырак, тәрбиялерәк, акыллырак, сәламәтрәк, бәхетлерәк , күңелләренең саф булуын телибез. Балалар үзләренең ишегалдын, шәһәрне, балалар бакчасын яшелләндерүдә бер генә тапкыр булса да катнашсалар, алар киләчәктә чәчәк түтәлләрен таптамаслар, агач-куакларны сындырмаслар. «ЭКОяз-2020» экологик акциясе һәм «Җиңү бакчалары» патриотик акциясе кысаларында Уразайкин Иван, әтисе, Сәхәбиевлар һәм Мансуровлар гаиләсе белән бергә үз йортлары янында агачлар утырттылар. Бу эшнең нәтиҗәсе озакка сузылыр, әмма, аның каравы: «Бу агачны мин үзем утырттым», –дип әйтү – нинди горурлык булачак.