Мәктәп укучыларының, педагогик һәм техник персоналның экологик санитар икеайлыкта катнашуы дәвам итә. Әлеге акция кысаларында укучылар үз йортлары тирәсен җыештырдылар. Ә педагоглар һәм техник персонал мәктәп яны территориясен тәртипкә китерделәр, хәзер бу мәйданчыкларда үлән чабу буенча эш алып барыла. Мәктәп бакчасында чөгендер, кишер, суган һәм кабаклар утыртылды инде. Ә мәктәп түтәлләре чәчәкләргә күмелгән. Укучылар һәрдаим әти-әниләренә бакчада булышалар - су сибәләр, түтәлләрне йомшарталар, куаклар һәм чәчәкләрне карыйлар.