Авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышы тикшерелде

2020 елның 19 мае, сишәмбе

19 майда Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, «Агросила» АҖ генераль директоры С.Г. Барсукова, «Агросила» АҖ генераль директоры урынбасары А.В. Ибәтуллин, Зәй РДВБ УСХ һәм Зәй РДВБ белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен карап чыкты. Тикшерү барышында терлекчелек буенча эшләрнең торышына аерым игътибар иттеләр, аерым алганда, сөт-товар комплекслары һәм ферма биналарын ремонтлау, терлекчелектә цифрлы технологияләр кертү, көтүлекләр белән идарә итү һәм ашату буенча алда торган эшләр турында фикер алыштылар. Шулай ук  районда сенаж сала башлау турында карар кабул ителде. Бу атнада терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итү булачак. Тикшерү барышында күпьеллык үләннәр, бөртекле һәм техник культуралар басулары каралды, аларның торышы барлык катнашучыларны да шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International