Киңәшмә видеоконференция режимында узды

2020 елның 19 мае, сишәмбе
Шушы көннәрдә Зәйдә Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды. Башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы Розалия Марсель кызы Архипова киңәшмәдә катнашучыларны Зәй муниципаль районының бүгенге көндәге эш торышы белән таныштырды. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы эксперты Альбина Рамил кызы Гобәйдуллина дөньякүләм пандемия нәтиҗәсендә аеруча зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә ярдәм чараларын алуның тәртибе, сроклары турында мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Зәй муниципаль районындагы вәкиле Юлия Ивановна Дуболазова Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында аңлатты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International