Балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары күрелә

2020 елның 18 мае, дүшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! Ил һәм республика Хөкүмәте тарафыннан бүгенге катлаулы чорда адреслы ярдәм чаралары күрелә. Россия Федерациясе Президентының балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында Указы нигезендә, 2020 елның 30 июненә кадәр 3 яшькә җитмәгән барлык гаиләләргә 5 000 сум күләмендә айлык түләү каралган. Акча һәр балага 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр айга бер тапкыр бирелә. Әлеге түләү өчен гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр КФҮ аша яки РПФның электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланып тапшырырга мөмкин. Ана капиталы булу-булмауга карамастан, һәр балага, 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Түләү 2020 елның 1 июненнән-бер тапкыр башкарылачак. Акча алу өчен, гаиләләргә гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки Пенсия фонды сайтында бирергә кирәк булачак. Гаризаны 1 октябрьгә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай ук социаль яклау органнарыннан ярдәм чаралары да каралган: 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык түләү-4 686,50 сум. (2019 елның II кварталына җан башына яшәү минимумы-9 450 сум тэшкил итте). Ул җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә түләнә. Түләү берьюлы бер елга билгеләнә. Гаризалар 2020 елның 1 июненнән кабул ителәчәк. Гаризаны электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша бирергә мөмкин булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International