Табигатьне саклау өчен безнең заманда һәркем экологик белемнәр һәм әйләнә-тирә дөнья белән сакчыл хезмәттәшлек итү ысулларына ия булырга тиеш. Әлеге мөһим моментларны мавыктыргыч итеп алып бару өчен «Тату гаилә» балалар бакчасы тәрбиячеләре гадәти булмаган кулланмалар, мәсәлән, “Тылсымлы урман” уен макетын кулланалар. Балалар тылсымлы урманга юл тоттылар, урман, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында күзаллауларны киңәйтәләр. Табигать матур, әмма кайвакыт ул да ярдәм сорый. Табигатьнең барлык шикаятьләрен тәрбиячеләр “Табигатьнең зарлану китабы” дигән бер китапта җыялар. Балалар белән бергә шикаятьләрне тикшерәләр һәм табигатькә ничек ярдәм итәргә дигән сорауга бергәләп җаваплар эзлиләр. Дистанцион рәвештә «Табигать белгечләре» дигән экологик викторина узды, аның барышында балалар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрен ныгыттылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.