Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу бар җирдә дә бик мөһим
2020 елның 18 мае, дүшәмбе
Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Быел районнарда көннәр һәм атналар буенча йомгаклар ясыйлар. Муниципаль районнар башлыклары алдынгыларга премияләр һәм рәхмәт хатлары тапшыра. Марат Җәббаров үрнәк итеп Теләче районын китерде, анда һәр 3 эш көне саен йомгаклар ясала, 53 механизатор акчалата премияләр алганнар да инде (1 урын – 3000 сум, 2 урын – 2000 сум, 3 урын – 1000 сум). Тырмалауда һәм минераль ашламалар кертүдә катнашучылар да игътибарсыз калмаган. Азнакай районында смена нормасын үтәүчеләр шулай ук бүләкләр алганнар, чәчү кампаниясе чорында 160 мең сум күләмендә 180 сертификат планлаштырылган. Алексеевск, Апас, Арча, Зеленодольск, Кукмара, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай районнары механизаторлары атна саен премияләр белән бүләкләнә. «14 майда Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында чәчү алдынгыларын бүләкләүдә мин үзем шәхсән катнаштым: атна йомгаклары буенча иң уңган 6 механизатор акчалата сертификат алдылар (1 урын өчен – 2000 сум, 2 урын – 1500, 3 урын – 1000 сум)», - дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Күп районнарда чәчү йомгаклары буенча бүләкләү планлаштырыла. Мәс., Зәй районында, “Чәчү батыры” автомобиль (Лада Гранта) алачак, иң яхшы хуҗалык - 100 мең сум акча, бу акча предприятие хезмәткәрләре арасында бүленәчәк (12 мең сум – җитәкчегә, 8 мең сум – инженерга һәм 5әр мең сум 12 механизаторга). 2 урынны алган хуҗалыкка – 75 мең сум, өченче урынны алучыга – 55 мең сум. Моннан тыш, иң яхшы КФХ да премия алачак – 8 мең сум һәм 90ләп алдынгы механизаторларга акча биреләчәк (4 - 3,5 мең сум.). Бу максатлар өчен район 1,6 млн сум акча бүлеп бирә. «Шундый бүләкләү ел саен уздырыла, аның суммасы да ел саен артып бара. Нәтиҗәдә, Зәй районы язгы кыр эшәренең барышы һәм уңдырышлылык буенча иң алдынгылардан санала. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз», - дип йомгаклады сүзен вице-премьер. Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте, һичшиксез, һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу бар җирдә дә бик мөһим!
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз