"Чәчәк утырт - планетаны матурла" акциясе үтте

2020 елның 15 мае, җомга

Балаларга экологик белем hәм тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан безнең "Кызыл калфак" балалар бакчасында май аенда "Чәчәк утырт - планетаны матурла" акциясе үткәрү традициягә әйләнде. Экологик акциядә катнашу балаларда табигать hәм үсемлекләр турында белемнәрен арттыруга ярдәм итә. Балалар бик теләп, яратып үсемлекләрне утырталар, сулар сибәләр, аларны карыйлар, саклыйлар. Ә бу эштә төп ярдәмчеләр - әти-әниләр. Алар балаларга һәрвакыт булышалар. Мондый акция нәтиҗәсендә бакчаларда  яңа чәчәкләр үсеп чыгар, әйләнә-тирәбез тагын да матурлыкка төренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International