«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалының Зәй бүлеге хәбәр итә

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалының Зәй бүлеге,2020 елның 13 маеннан башлап юридик һәм физик затларны аерым бер шартларда: (медицина битлекләре һәм перчаткалар) кулланып, дезинфекция режимын саклап, социаль дистанцияне үтәү шарты белән кабул итә. Моннан тыш, гигиеник укыту үткәрү һәм аерым хезмәткәрләрне аттестацияләү дистанцион рәвештә үткәрелә. Барлык сораулар буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр 8 (85558) 7-22-75, 7-22-77, яисә Зәй шәһәре, Комсомольская ур., 50 адресы буенча алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International