Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов районда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, чаралар координацияләү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде. 12 майдан башлап үз-үзеңне изоляцияләү режимы көчсезләнгән, әмма элеккечә үк Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән һәм авыру коронавирус белән элемтәгә кергән кешеләр 14 көн дәвамында үз-үзләрен изоляцияләргә тиеш. Бүгенге көндә Зәй муниципаль районында коронавирус белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Медицина күзәтүе астында 94 кеше үз-үзен изоляцияли. Бу көннәрдә район халкы барлык саклык чараларын да төгәл үтәргә тиеш. Элеккечә үк кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барудан тукталып торырга, гигиена сакларга, дезинфекция чаралары, перчаткалар һәм битлекләр белән даими кулланырга киңәш ителә. Мобиль төркемнәр һәм полиция хезмәткәрләре, Башкарма комитет хезмәткәрләре көче белән урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында саклагыч битлекләрсез гражданнарны ачыклау буенча эш оештырачак. Район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары игътибар үзәгендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне даими контрольдә тоту тора. Барлык зәйлеләрне дә чикләү чараларын төгәл үтәргә чакырабыз.