Зәй районы үзәк хастаханәсе хирургия корпусының палата бүлегендә капитал төзекләндерү эшләре башлана

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

14 майдан подрядчы оешма Зәй районы үзәк хастаханәсе хирургия корпусы палата бүлеген капиталь төзекләндерүгә керешәчәк. Масштаблы эшләрне башлау турында карар, бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә кабул ителде. Исемлеккә тәрәзә блокларын, эчке ишекләрне, түбәләрне алыштыру, керү урыннарын ремонтлау, электр, су белән тәэмин итү, канализация, җылыту системаларын алыштыру, вентиляция системасын төзекләндерү эшләре кергән. 14 майдан подрядчы оешма, "Главинвестстрой РТ " ДКУ тарафыннан расланган  эш графигы нигезендә, тышкы һәм эчке системаларны сүтүгә керешәчәк. Капиталь ремонтны тәмамлау 2020 елның 1 ноябренә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International