13 майда район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды. Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район ветеринария берләшмәсе һәм агрофирмалары белгечләре катнашты. Сәфәрнең максаты - кыр эшләренең барышы һәм терлекчелек өлкәсендәге эшләрнең торышы белән танышу. Үсемлекчелектә үсемлекләрне тукландыру һәм химик яклау буенча тулы масштаблы эш алып барыла. Аның кысаларында "Нива" ҖЧҖ, "Таң" сөт- товарчылык промышленносте комплексының "Дурт Мунча", "Куш Елга" сөт комплексларында, "Зәй" сөт-товарчылык промышленносте комплексының "Югары Шепкә", "Сәвәләй", "Чыбыклы"сөт- товарчылык фермаларында, "Поручик"симертү комплексының терлекчелек объектларында булдылар. Барлык сөт-товарчылык фермаларында һәм комплексларда терлекчеләр белән очрашу барышында, бу тармакның нәтиҗәлелеген арттыру буенча алдагы эш планнары турында җентекле сөйләшү булды, терлекләрнең продуктлылыгын, тулай савымны һәм аларның санын арттыру юллары билгеләнде. Район башлыгы белгечләрнең игътибарын терлекләрне ашату һәм асрауда барлык технологик процессларның төгәл үтәлүенә юнәлтте. Моның белән бәйле рәвештә районда база хуҗалыгы - эре мөгезле терлекләрне дәвалау өчен яңа препаратлар кертү, сенаж һәм силос әзерләү чорында биоконсервация препаратларын куллану буенча "Югары Шепкә" сөт-товарчылык фермасы билгеләнде. Яңалыкларны кертү һәм куллану белән сөт-товарчылык фермасы хезмәткәрләре, "Агросила" АҖ белгечләре һәм "Агросила"АҖ инвесторы җәлеп иткән фәнни хезмәткәрләр шөгыльләнәчәк.