Татарстан мәктәп укучылары, аграрийлар, 3 еллык шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару тәҗрибәсе булган яшьләр һәм АПК өлкәсе эшкуарлары, халыкара дәрәҗәдәге фермерлар булу мөмкинлегенә ия булачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Яшь фермер" халыкара бизнес-уенының төбәк этабын уздыра. «Яшь фермер» - яшь аграрийларга ярдәм итү, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерү һәм командада эшли белү инициативасы. Уенда катнашучылар үз проектларына эксперт бәяләве алачак, җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк һәм Россия, Кыргызстан Республикасы, Казахстан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларусcия Республикасы һәм башка илләрдә стажировкага чакырылачак. Республика этабында онлайн укулар узачак, анда уенда катнашучылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының төрле юнәлешләре буенча грант ярдәме алган К(Ф)Х лар буенча виртуаль экскурсияләрдә катнашачаклар, һәм авыл халкының икътисадый һәм социаль активлыгын арттыруга дәүләт ярдәме чаралары турында лекцияләр тыңлаячак. Уенда катнашу өчен 14 яшьтән 35кә кадәр булган 5 команда чакырыла. Алар - мәктәп укучылары, студент-аграрийлар, 3 еллык шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару тәҗрибәсе булган яшьләр һәм АПК өлкәсе эшкуарлары. Аларның бизнес проектлары 5 номинациягә багышланган булырга мөмкин: терлекчелек; үсемлекчелек; авыл хуҗалыгы кооперациясе; агротуризм, ландшафт дизайны; АПКда IT.