12 майда ТР Хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш чаралары турындагы карарында үзгәрешләр үз көченә керә

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Яңа эш атнасы башлану белән Татарстанда республика буенча һәм торак пунктлар эчендә хәрәкәт итү өчен үткәрүләр гамәлдән чыгарыла. Эш урыныннан СМС-рөхсәтләрне һәм белешмәләрне юкка чыгаруга кагылышлы яңа үзгәреш Татарстан Республикасы хөкүмәтенең яңа карарына кертелде. Әлеге документ 12 майдан шәһәр һәм республика буенча хәрәкәт итү өчен цифрлы рөхсәтләрне рәсмиләштерүне йөкләми, бу исә эш бирүчедән белешмәләрне гамәлдән чыгаруга да кагыла. Шулай ук карарда гражданнар элеккечә үк үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә һәм башка кешеләр белән үзара бәйләнешне мөмкин кадәр киметергә тиеш дип күрсәтелә. Бу бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм җитди хроник авырулары булган гражданнарга кагыла. Үзгәрешләр тыю, шулай ук йомшарту чараларына да кагылды. Әйтик, урамда, җәмәгать транспортында, таксида, ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү объектларында битлек һәм перчаткалар йөртү мәҗбүри була. Спорт, уен, күңел ачу үзәкләрендә, кинотеатрларда һәм сәүдә үзәкләрендә, сауна һәм мунча, дини оешмалар һәм мәдәният территорияләрендә, балалар, уен һәм спорт мәйданчыкларында булу әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрдән башкаларга вакытлыча тыела. ЗАГС органнары, автосалоннар (ЗАГСларда язылышу тантанасында 10 кешедән дә артык түгел) һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә залларының (400 кв.метрга кадәрле мәйданчыклы) аерым керү мөмкинлеге булганда эшләве рөхсәт ителә. Оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр үз хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, барлык санитар-гигиена нормаларын тайпылышсыз үтәргә, эшне, нигездә, дистанцион режимда оештырырга бурычлы. https://zainsk.tatarstan.ru/rus/v-respublike-12-maya-vstupyat-v-silu-izmeneniya-v.htm https://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=570591

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International