Санитар - экология айлыгы кысаларында МББУ «Төги төп белем мәктәбе» территориясендә булган истәлекле, мәдәни урыннарны чистарту һәм тәртипкә кертү эшләре алып барыла. Төги авылы җирлегендә урнашкан “Изге чишмә” территориясе җыештырылды, тәртипкә китерелде. Укучылар көче белән корыган һәм сынган агачлар җыештырылды. Шулай ук агачлар һәм урамдагы баганалар агартылды.