Урманны саклагыз!

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

6 май көнне "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячеләре «Урманны саклагыз» экологик акциясендә катнашты. Акциянең максаты: балаларны урманның нинди файда китерүе, җәнлекләр өчен урманның кирәклеге турында белемләрен тулыландыру, урманны саклап калу өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген аңлату. Шушы проект кысаларында балалар белән әңгәмәләр үткәрелде. «Урманны янгыннан саклагыз!», «Табигатькә дус бул», «Урман безнең байлык, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага презентацияләр, «Урманда янгын» дигән мультфильм карарга, урманда нәрсә эшләргә ярамый дигән темага рәсем ясарга  тәкъдим ителде. Бу проект балаларда табигатькә кызыксыну, уңай сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итте, урман байлыкларына сак караш тәрбияләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International