Яшел планета

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

"Аленка" балалар бакчасы “Яшел планета” экологик акциясендә катнашты. Педагоглар балаларга экологик темага рәсемнәр ясарга, экология өчен яшел утыртмаларның файдасы турында танып-белү видео роликлары карарга тәкъдим иттеләр. Балалар ата-аналар белән бергә үзләренең йорт яны участокларында чәчәк һәм яшелчә үсентеләре утырттылар. Фатирларда яшәүче балалар әти-әниләренә бүлмә үсемлекләрен карарга булыштылар (аларга су сибтеләр, яфракларын тузаннан чистарттылар, чәчәк чүлмәкләрендәге туфракны йомшарттылар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International